ТАТАРСТАНДА МӨФТИ САЙЛАУ ВАКЫЙГАСЫ РУСИЯ БАШ ПРОКУРАТУРАСЫНА ШИКАЯТЬ ИТЕЛДЕ

Татарстанның элекке мөфтие, хәзер “Нурулла” мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиулла баш прокуроры Юрий Чайкадан мөселманнары диния нәзарәте пленумының карарларын үтәүне туктатуны үтенә. Габдулла хәзрәт белдерүенчә, 13 мартта кабул ителгән карарлар назәрәт уставын боза. Аерым алганда шикаятьтә, вазифаларын башкаручы үзенең урынбасары белән бергә назәрәт идарәсен җыеп, кануный булмаган юл белән, үзләренең вәкаләтләрен арттырып, мөфтиен сайлауда кандидатлар тәкъдим итү юлын билгеләде, диелә.

 

Комментарии