Тагын салым?!

Русиядә илдән чыгучыларга салым кертелергә мөмкин. Русия чиген чыгучы ватандашлар һәм чит ил кешеләренә 500 сум күләмендә салым кертү тәкъдим ителде. Федерация шурасы рәисе, Дума рәисе һәм Ростуризм башлыгы исеменә шундый мөрәҗәгать язылган. Җыелган салымны Русиядә эчке туризмны үстерүгә тотмакчылар. Мөрәҗәгать авторлары Русиядә туристик хезмәтләрнең начар, ә бәяләрнең югары булуын һәм шунлыктан чит илдә ял итүче ватандашларның артуын сөйли. Салым елына 35 млрд сум акча китерер дип фаразлана.

Комментарии