- 14.12.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Мәктәпләрне кыскартуның михнәте инде күренә башлады. Балык Бистәсе районында мәктәп балаларын утырткан автобус юл казасына эләгеп, 9 кеше зыян күргән иде. Хәзер һава торышы начар булган көннәрдә балаларны автобуслар белән илтү тыелды. Балаларга андый вакытта өйләрендә генә белем алырга туры киләчәк. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында шундый фәрман бирелде.
Комментарии