Тинчуринга – 130

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләрен башлады. Чаллыда һәм Тукай районындагы чыгышларыннан соң, 17-20нче ноябрь көннәрендә театр Германиягә җыена. Бу сәфәр татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла. Иҗади сәфәрләре вакытында тинчуринлылар Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Назлы кияү» музыкаль комедиясен тәкъдим итә. Ул 1915нче елда язылган.

Комментарии