Эш кирәкме?

Вирус аркасында эшсез калган шәһәр халкын сезонлы эш белән тәэмин итү максатыннан Татарстанда «Авылга җәйге эшкә — 2020» чакыруы игълан ителде. Республиканың 200дән артык оешмасыннан төрле яшәү, туклану һәм эшкә йөрү шартлары белән 400 вакансия тәкъдим ителә. Кирәкле белгечләр арасында агроном һәм тракторчы гына түгел, пешекче, эретеп ябыштыручы, икътисадчы, көтүче дә бар. Эшкә мохтаҗлар ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтына кереп, анкета тутырырга тиеш.

Комментарии