Чәнчегән

12-13нче апрель көннәрендә Чаллыда ике криминаль очрак теркәлгән. 13нче апрельдә Чаллыда яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз бергә яшәгән ирнең йөрәгенә пычак кадаган. 35 яшьлек ир авыр хәлдә больницага озатылган. Ә икенче канкоеш 52нче комплекста урнашкан кибеттә 12нче апрель төнендә булган. Сатып алучылар арасында талаш килеп чыккан. 36 яшьлек ир кесәсеннән пычак алып, янәшәсендәге кешегә кадаган. Җинаятьчеләр кулга алынган һәм аларга карата җинаять эше кузгатылган.

Комментарии