- 14.01.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанның 45нче маршрут автобусында сәер хәл булган. Кондуктор автобуска кергән ир-аттан юл өчен акча түләвен сораган, ә ир кеше кондукторга берничә тапкыр суккан һәм тешләгән дә, автобустан чыгып качкан. Кондуктор һөҗүм итүләре турында полициягә гариза язган. Хәзер хокук сакчылары агрессив ирне эзли.
Комментарии