- 14.01.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русиядә кара икмәккә бәяләр артачак. Узган ел илдә начар уңыш һәм запаста да аз булуы арышның бәясен рекордлы дәрәҗәгә җиткерде. Шуның аркасында арыш оны һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре дә кыйммәтләнде. Димәк, якын киләчәктә карап ипигә дә бәя артачак. Ул 6,5-7 процентка кыйммәтләнергә мөмкин, дип фаразлый белгечләр.
Комментарии