- 14.01.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Зәйдә 4 ай буе чит кеше фатирында яшәгән 46 яшьлек ирне хөкем иткәннәр. 2019нчы елның августында ишекне ватып, ир хуҗасыз фатирга керә һәм шунда яши башлый. Хуҗабикә өенә ноябрьдә генә кайта һәм билгесез кешене табып, полициягә мөрәҗәгать итә. «Торакның кагылгысызлыгын бозу» маддәсе буенча эш кузгатылган, ир үз гаебен таныган. Аны хезмәт хакының 5 процентын дәүләт кеременә тотып калып, 6 айга төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр.
Комментарии