- 13.11.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Баулы районының бер авылында унике яшьлек «машина йөртүче» сигез кечкенә баланы һәм өч өлкән яшьтәге кешене машинага утырткан. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. Машинаны полиция туктаткан. Яшүсмер бу хәлне, урамда тукталышта басып торган кечкенә балалы апаларны кызгандым, илтеп куясым килде, дип аңлаткан. Хәзер аның әти-әнисенә штраф түләргә туры киләчәк.
Комментарии