- 13.03.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Танылган язучы Фәүзия Бәйрәмова «Гөләйза» дип аталган тарихи роман яза. Әсәрдәге вакыйгалар 1838-1848нче елларда Чистай өязендә бара, сүз татарларны көчләп чукындырулар турында.
Ф. Бәйрәмова шактый күп тарихи материал туплаган. Төп герое яшәгән җирләргә сәфәр чыккан. Язучы әсәрнең беренче бүлеген тәмамлап, «Казан утлары» утлары журналына тапшырган.
Комментарии