- 13.03.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Рөстәм Миңнеханов республикада намуссыз төзелеш компанияләренең гамәлләреннән зыян күргән кешеләрне яклау фонды төзү турындагы указга кул куйды. Әлеге фонд «Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында»гы законны гамәлгә ашыруда катнашачак. Указ быелның 9нчы мартында үз көченә керде.
Комментарии