Кәгазьме, электронмы?

Татарстанда эшләүче халыкның 30 проценты электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган, дип хәбәр итә «Татар-информ». Русия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин белдергәнчә, электрон кенәгәгә күчү яки кәгазь вариантта калу турында гаризаны бу елның 31нче декабренә кадәр язу шарт. Кемдер гариза тапшырырга өлгермәсә, аның кәгазь хезмәт кенәгәсе дәвам ителәчәк.

Комментарии