- 13.02.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
14нче февраль 11:00 сәгатьтә Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Истәлек тактасы язучы озак еллар яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Чехов урамы, 53нче йорт адресы буенча урнаштырылган.
Комментарии