- 13.02.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Таҗикстан гражданины Казаннан 3 меңгә якын медицина битлеге алып чыкмакчы булган, әмма аны таможня хезмәткәрләре туктаткан. Бу кешенең багажында 2915 медицина битлеге һәм урт тешләргә пломба кую өчен каналга тутыра торган 3080 матдә табылган. 41 яшьлек ир-ат товарны аңа дусты бирүен һәм Дүшәнбедә яши торган абыйсына тапшырырга кушуын сөйләгән. Товарны декларацияләргә кирәклеген белмәве турында әйткән. Бөтен товарны алганнар һәм экспертизага җибәргәннәр, ә ир-атка административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр.
Комментарии