Татарча да булды

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча, «Суперканатлар» дип аталган популяр балалар мультсериалы татар теленә тәрҗемә ителгән. Геройларның тавышларын Зөфәр Харисов, Равил Шәрәфиев, Гүзәл Минакова, Элвин Грей кебек танылган артистлар яңгырата. Әлегә 52 серия тәрҗемә ителгән. Продюсер Рөстәм Сәрвәров әйтүенчә, проект якынча 2 млн сумга төшкән. «Суперканатлар» ТНВда күрсәтеләчәк, интернетка да урнаштырылачак.

Комментарии