- 12.12.2017
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела, дип искә төшерә Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы. Белдерүдән күренгәнчә, вазифаи затларны, бүләк алган өчен, хәтта эштән дә азат итәргә мөмкиннәр. Әгәр бүләк ришвәт буларак бәяләнсә, җинаять җаваплылыгы каралган. Беркетмә чаралары, командировка һәм башка рәсми чаралар вакытында алынган бүләкләр генә искәрмә булып тора.
Комментарии