- 12.12.2017
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татар телендәге «Татар энциклопедиясе»нең соңгы алтынчы томы киләсе елда дөнья күрәчәк. Параллель рәвештә урыс һәм татар телләрендә онлайн энциклопедия дә әзерләнә, дип белдерде Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев. Энциклопедиянең беренче томы 2008нче елда чыккан иде, быел җәй бишенче томы дөнья күрде.
Комментарии