Урлашкан

Татарстанда Балык Бистәсе район башлыгының элеккеге урынбасарын хөкем иттеләр. 2017нче елда ул резерв фондыннан Рус Әшнәге авыл җирлегенә насос сатып алу өчен 40 мең сум акча алган. Әмма әлеге сумманың 38 меңен үз кесәсенә салып куйган.

Ир-ат тагын берничә маддә буенча гаепле дип табылган. Ул үз гаебен таныган һәм килгән зыянны кайтарган. Суд аны 150 мең сум күләмендә штрафка тарткан.

Комментарии