- 12.11.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
ОСАГО полисы булмаган өчен штраф күләмен арттырырга җыеналар. Татарстан Иминиятчеләр берлеге вице-президенты Рөстәм Сабиров, штраф хәтта җиде тапкыр артырга мөмкин, диде. Хәзер ОСАГО булмаган өчен 800 сум штраф каралса, бу сумманы 5400 сумга кадәр җиткерергә телиләр. Кеше гомеренә зыян килгән җитди юл һәлакәте турында сүз барганда, машина йөртү таныклыгыннан бөтенләй мәхрүм итү турында да сүз булды.
Комментарии