- 12.11.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Чаллыда яшәүче ике дус хатын-кыз арасында чыккан низаг бик күңелсез тәмамланган. 36 яшьлек хатын 44 яшьлек дустына кунакка килгән булган. Сәрхүш хатыннар арасында низаг чыккан һәм фатир хуҗасы пычак алып кунакның корсагына кадаган. Үзе табиблар да чакырткан. Дустының талагына зыян килгән, хәзер ул табиблар күзәтүе астында, дип яза «Челниниские известия».
Комментарии