- 12.09.2017
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда һәлакәттә зыян күрүчене ташлап китеп барган машина йөртүче хөкем ителгән. 12нче июнь төнендә Актанышта 27 яшьлек ир-ат алкоголь кулланган хәлдә рульгә утырган. Автомобильдә аның дусты да булган. Актаныш – Мөслим юлының 26нчы километрында машина йөртүче тизлекне арттырган һәм юл кырыена очып төшкән. Һәлакәттән соң ул, дустына ярдәм күрсәтмичә, юл уңаендагы машинага утырып китеп барган. Дустына үләргә юл куйган ирне дүрт ел да бер айга колония-поселениедә җәза вакытын үткәрүгә хөкем иткәннәр.
Комментарии