- 12.06.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Башкортстандагы бер гаиләдә озак еллар буе РСФСРның 1926нчы елгы Җинаять кодексын Коръән дип белеп яшәгәннәр. Әлеге китапның гарәп телендә язылган булуы ялгышлык китереп чыгарган. Китапны буыннан буынга тапшырып барганнар. Хуҗа хатын аны изге дип уйлап, улының баш астына куеп йоклата торган була. Җинаять кодексы белән йоклап үскән бала, олыгайгач, милициядә хезмәт куя башлый. Коръән дип уйлаган кодекс китабын Уфаның Эчке эшләр министрлыгы музеена тапшырганнар.
Комментарии