- 12.06.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Июнь аеннан кергән үзгәрешләр буенча, хәзер һәр кеше дә самолетларда оча алмаячак. Авиакомпанияләргә очкыч бортында үзен тәртипсез тоткан, бәхәсләшкән, тавыш куптарган пассажирларны «кара исемлек»кә теркәргә һәм очкычка кертмәскә рөхсәт бирелә. Кызу канлыларны «кара исемлек»кә кертергәме юкмы икәнен авиакомпания җитәкчелеге хәл итә. Пассажир суд аша хокукларын яклый ала. Ә менә кешегә дәвалану, якын кешесен җирләү өчен очарга туры килә икән, бу очракта искәрмә ясала.
Комментарии