Электрон паспорт

Русиядә электрон паспортлар 2023нче ел уртасыннан гамәлгә кертелә башлаячак, Мәскәүдә исә бу технологияне 2021нче елның декабрендә үк сынап караячаклар. Мондый документны рәсмиләштерү ирекле булачак, дип белдерде Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. Аның сүзләренчә, яңа паспорт пластик карта рәвешендә булачак, ул электрон формада кеше турындагы мәгълүматларны үз эченә алачак. Тышында паспорт хуҗасының фотосы урнаштырылачак, шулай ук исем-фамилиясе, әтисенең исеме һәм туган көне язылачак.

Комментарии