“Нурулла” мәчете мөфтияттән аерыла

Русия Конституциясе, “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” федераль законы һәм Диния нәзарәтенең 1998 елда кабул ителгән Уставы бозылды, дип таптылар 11 апрельдә үткән Казанның “Нурулла” җәмигъ мәчете мәхәллә җыелышында. Татарстанның имамнар шурасы рәисе, “Нурулла” мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин имзалаган гаризада мәчетнең мөфтияттән чыгуы һәм бүген, 13 апрельдә узачак Корылтайда катнашмавы әйтелә. Габулла хәзрәт, кайсы мөфтияткә керәчәкләрен әлегә хәл итмәдек, дип белдерде.

Шулай ук 28 апрельдә Вахитов районында суд узачагы мәгълүм. Габдулла хәзрәт Уставны бозганы өчен, Татарстан Диния нәзарәтен судка биргән.

  “Нурулла” мәчете мөфтияттән аерыла, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии