- 12.03.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Кыш башындагы һәм гыйнвар аендагы кебек үк булмаса да, синоптиклар кар вәгъдә итә. Әле Казанда 15нче мартта көчле яңгыр да булыр кебек… Аллага тапшырдык. Суда йөзә белмәүчеләргә быел кыенга туры килмәгәе))). Түрәләр: “Быел грунт сулары бик нык кимеде, сулыкларда су юк”, – дип тынычландыра. Юкка, бу кар капыл эресә, керер тишек тапмассың… Ул грунт бик коргаксыган, аңа су тиз генә сеңми, коры әйбергә тигән су тамчыларының йөгереп йөргәнен күргәнегез бардыр ич.
Ә һаваның температурасы чын язларча. Төннәрен салкынайтса да, көндезләрен 0 градус тирәсендә бөтерелә. Плюслы якка да чыгып-чыгып керештергәләр, 3–4 градус тирәсендә торыр дип фаразлый синоптиклар.
Казандагы һәм үзегез яшәгән шәһәр, райондагы һава торышы белән моннан таныша аласыз.
Комментарии