- 12.02.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татар энциклопедиясе институты «Татарстан Республикасының торак пунктлары» энциклопедиясен әзерләгәндә, истәлекле урыннар һәм тарихи һәйкәлләргә тап булган. Алексеевск районында тикшеренү барышында Чагатаев кенәзләренең каберлеге табылган – алар Чыңгызханның турыдан-туры нәсел дәвамчылары булып тора, диелә. Шунда ук Бородино бәрелешендә катнашкан генерал Бахметьев кабере дә табылган.
Комментарии