- 12.02.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге ханым улын коткару өчен аферистларга 60 мең сум акча биргән. 67 яшьлек хатын-кызга билгесез ир-ат шалтыратып, улының бәлагә юлыгуы һәм аны коткару өчен акча кирәк икәнлеге турында хәбәр иткән. Нәтиҗәдә, хатын мошенникка 60 мең сум акча күчергән.
Комментарии