- 12.01.2016
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Лениногорск районы Иске Куак авылында бер гаилә йортында чыккан янгын нәтиҗәсендә, 47 яшьлек ана һәм 6 айдан алып 10 яшькә кадәр биш бала һәлак булган. Аталары тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә китерелгән. Ул исерек булган. Бу гаиләдә барлыгы алты бала яшәгән, 8 яшьлек бер балалары янгын вакытында әбиләрендә булган һәм исән калган. Янгын электр чыбыгында төзексезлек йә саксызлык аркасында чыккан булырга мөмкин диелә. Гаилә йортны утын ягып җылыткан, шулай ук кулдан ясалган электр җылыткычлары кулланган. Җирле хакимиятләр, моның куркыныч булуы турында гаиләне ике тапкыр кисәттек, дип белдерә. Җирле мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, әлеге гаилә мохтаҗлар исемлегендә торган, 15 мең сумнан артык бурычлары җыелу сәбәпле, аларга газ бирүне туктаткан булганнар.
Комментарии