- 11.09.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
2019нчы елның 28нче сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, республикада гошер сәдакасы җыю һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү буенча традицион эшләр башланып китте. Бакча уңышының бер өлешен мохтаҗларга таратырга теләүчеләр район һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала.
Комментарии