- 11.09.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда 45 яшьтән 60 яшькәчә хатын-кызлар өчен бушлай «Сәламәтлек мәктәбе» узачак. Анда килүчеләр сәламәтлек, климакс чоры һәм яшәү сыйфаты турында лекцияләр тыңлый, шулай ук атеросклероз һәм шикәр авыруына бушлай экспресс-тикшерү уза алачак. Лекцияләрне проект җитәкчесе – Акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры җитәкчесе Мәдинә Мәҗитова укыячак. Чара 22нче сентябрьдә 9-12 сәгатьләрдә «Ривьера»да узачак. Бу чарада катнашу өчен 8 (800) 707-28-11 телефоны аша язылырга мөмкин.
Комментарии