- 11.06.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Чаллының Элеватор тавы бистәсендә бер коточкыч күренешкә тап булганнар. Бу табылдык турында полициягә йортны яңа гына сатып алучылар хәбәр иткән. Алар нигезне ныгыту эшләре алып барганда, ике кеше скелеты тапкан. Фаразлар буенча, калдыклар якынча 65 ел элек салып калдырылган булган.
Комментарии