Коткарганнар

Казанда бикле машинада утырган яшь ярымлык баланы коткарганнар. Сабый 40 минуттан артык машина эчендә ялгызы утыра, һава җитмәүдән елый башлый. Моны күргән бер хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә һәм эссе каккан баланы коткара. Берничә минуттан соң машинасы янына малайның әтисе килгән. Ул эш буенча китүен әйткән. Әлеге вакыйга буенча тикшерү бара.

Комментарии