Тукайга митинг

14нче апрельдә 14-00 сәгатьтә Тинчурин паркында Тукайны искә алу көненә багышланган митинг булачак.

Килегез, милләттәшләр! Тукайны, аның үлемсез шигырьләрен искә төшерербез, «Татар халкы үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» –Тукайның бу соравына җавап эзләрбез. «Ассимиляция афәтеннән котылып буламы? Туган телне ничек саклап калырга? Татар телен дәүләт теле итеп буламы?» – дип фикер алышырбыз. «Туган телне» җырларбыз!

Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы

Комментарии