Кыйммәтләнә

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган илдәге кунакханәләрдә яшәгән өчен ике процент күләмендә салым алу хакындагы канунны имзалады. 2020нче елның 1нче апреленнән Төркия кунакханәләрендә яшәү бәясеннән дәүләт файдасына салым алына башлаячак. Канун әзерләнгән вакытта Төркиянең кунакханә хуҗалары аңа каршы чыкты. Ләкин бу игътибарга алынмады. Канунның гамәлгә керүе Төркиядә ял итү бәяләренең берникадәр артуына китерер дип фаразлана.

Комментарии