Катлаулана

Киләсе елдан машина йөртү таныклыгын алу өчен имтихан бирүчеләргә күбрәк сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Хәзерге вакытта юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы якынча 800 сорауга җавап бирү сорала. ЮХИДИ идарәсендә исә машина йөртүчегә, беренче чиратта, машинаны куркынычсыз йөртү кирәк дип саныйлар. Имтиханда яңа сораулар да шул темага кагылышлы булачак. Үзгәрешләр 2020нче елның 1нче октябреннән үз көченә керәчәк.

Комментарии