Хушбуй зыяны

Узган атнада Арча педагогика көллиятендә белем алучы 18 укучы больницага озатылган иде. Бер студент аудиториядә хушбуй сиптергән һәм укучыларның башы авырта, күңелләре болгана, аңнарын югалтып егыла башлаганнар. Табиблар моны хушбуйда булган кайбер матдәләргә аллергия дип аңлата. Хушбуйны тикшерү дәвам итә, җинаять эше ачылган. Кызлар өйләренә чыгарылган инде.

Комментарии