- 10.09.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда автобус шоферы ут капкан транспорттан пассажирларны коткарган. Авыл хуҗалыгы академиясе янында транспорт чарасының двигателе яна башлаган. Автобус йөртүче Владислав Стрюков көзгедән транспорт чарасына ут кабуын күргән. Ул автобусны туктатып, кондуктор белән бергә 40 пассажирны төшергән, аларның берсенә дә куркыныч янамавына инанганнан соң, янгынны сүндерергә керешкән. Янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш барлыкка килү аркасында чыккан.
Комментарии