- 10.09.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
2030нчы елга 20,1 миллион русияле эшеннән колак кагарга мөмкин. Бу – кул эшен цифрлаштыру һәм автоматлаштыру нәтиҗәсе. «Известия» хәбәр иткәнчә, эшсезлек куркынычы кунакханә һәм ресторан бизнесы хезмәткәрләренә, роботлар җитештерү сәнәгате вәкилләренә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә, файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә мәшгуль затларга яный.
Комментарии