Үлчәп ачмасаң…

Әлмәттә ЮХИДИ хезмәткәре хокук бозучыны туктатып, документларын сораган. Руль артында утыручы ир исә, гауга куптарып, китеп барырга җыенган. Үзенә карата беркетмә төзү вакытында ир-ат шаһитлар каршында автоинспекторга сүгенү сүзләре кычкыра башлаган. Шушы эше өчен ирне «Хакимият вәкилен мыскыл итү» дигән маддә нигезендә хөкем иткәннәр, ирдән 20 мең сум штраф түләттерергә дигән карар чыгарганнар.

Комментарии