- 10.07.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русиядә эшкә яраклы халыкның 40 проценты чамадан тыш авырлыктан иза чигә. Халыкның артык авырлык җыюының төп сәбәбе – сыйфатсыз продуктлар куллану белән бәйле дип табылган. Соңгы елларда русиялеләр ит, казылык, сосисканы күбрәк ашый башлаган. Конфет-пирожныйлар ике кешенең берсендә көндәлек ризык. Күпчелек балалар һәм аларның әти-әниләре сосиска, казылыкны атнага бер тапкырдан күбрәк куллана икән.
Комментарии