- 10.07.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Авыл җирендә яшәүче балалы хатын-кызларга быелдан Татарстан Президенты социаль ярдәм тәкъдим иткән иде, хәзер бу пособиене шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче әниләр дә алырга хокуклы. Гаиләдә туган беренче бала өчен 25 яшьтән яшьрәк әниләргә – 50 мең сум, 29 яшь тулганчы өченче баласын табучыларга 100 мең сум дәүләт ярдәме каралган. Пособиене рәсмиләштерү өчен, бала туганнан соң алты ай эчендә теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Комментарии