- 10.07.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
25 яшьлек Казан кешесе, Русиядә яшәргә рөхсәт алуны рәсмиләштерергә вәгъдә итеп, өч чит ил гражданын алдаган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, ул үз хезмәте өчен 420 мең сум күләмендә акча алган. Шуның кадәр акчаны кесәсенә салып куйса да, аның чит ил гражданнарына ярдәм итү турында уенда да булмаган. Тиздән алдаучының эзенә төшеп, аңа карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Кырыгалдарның эшләре хәзер судта.
Комментарии