- 10.04.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Рөстәм Миңнеханов дәүләт вазифаларын башкаручы затларның хезмәт хакы күләме турындагы указны имзалады. Ул Татарстан Президентының айлык эш хакын киметте, ә министрлар һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларыныкын арттырды. Указ нигезендә, Татарстан Президентының айлык хезмәт хакы 4 756 сумга кимегән. Хәзер Рөстәм Миңнехановның айлык эш хакы 81 мең 276 сум тәшкил итәчәк. ТР Дәүләт Советы Рәисенең хезмәт хакы – 78,78 мең; ТР Дәүләт Советы депутатының эш хакы 58,89 мең сумга тигез. Указ быелның 17нче апреленнән үз көченә керә.
Комментарии