Кеше сөяге

Казандагы Алебастрова урамы буенча «Обгонная» тимер юл станциясе юлында хайван тешләре эзе булган кеше башы сөяге табылган. Шушы тирәдәге территорияне карау барышында тимер юлдан 200 метр ераклыкта өзгәләнгән кием һәм тагын теш эзләре беленеп торган кеше сөякләренә юлыгалар. Якынча мәгълүматлар буенча, ир кышын үлгән, аннары аның гәүдәсен сукбай этләр өзгәләгән булырга мөмкин.

Комментарии