Яр Чаллыдагы 29нчы татар гимназиясенең язмышы әлегә ачыкланмаган. Республика буйлап аны яклап оештырган акцияләрдән соң шәһәр җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе тарафыннан әти-әниләр ягына таба бер адым да атланмады.

18-25 март көннәрендә гимназиянең ата-аналар комитеты ярдәм сорап депутатларга, шәһәр һәм республика җитәкчеләренә, иҗтимагый оешмаларга, шул исәптән, Бөтендөнья конгрессына, 12 хат, матбугат чараларына 23 мөрәҗәгать юллаган иде. Айга якын вакыт эчендә алар төпле киңәш һәм гамәли ярдәмне Халык депутаты һәм Халык язучысы Туфан ага Миңнуллиннан, Марат Мөлеков исемендәге БТИҮдән, КПРФның бүлегеннән генә күрделәр. Матбугат чараларыннан “Безнең гәҗит”, “Ирек мәйданы”, “Шәһри ”, “Звезда Поволжья”, “Полезная газета”, “Челны-ЛТД”, “ТНВ”, Рен-ТВ редакцияләре әти-әниләренең SOS авазын ишетте. “Алда һәм матбугатка язылу чоры,” – дип, нәтиҗә чыгарды әти-әниләр комитеты.

Хәер, җитәкчеләр ягыннан әти-әниләр ягына таба бер адым да атланмады, дисәк тә узган чәршәмбедә шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Р.М. Хәлимов гимназиягә килеп, күп еллар татар мәгарифен һәм милли тәрбия үрнәкләрен Русиякүләм генә түгел, чит илләр вәкилләренә дә таныткан мөгаллимнәрне “туздырып” китте.

Сораулары җавапсыз кала килгән әти-әниләр, җиң сызганып, гимназияне яклау өчен көрәшнең актив этабына күчте.

 

Комментарии