Үч алган

Чаллыда ире белән низагка кергән хатын үчен балаларыннан алган. 32 яшьлек ана ике һәм җиде яшьлек улларына җиде тапкыр пычак белән кадаган. Кечкенә бала шунда ук үлгән, ә өлкән улы исән калган, дип яза «Челны Известия». Аннары ана үзенә кул салган һәм больницага озатылган. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Комментарии