- 09.10.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казан пенсионеры Николай Трофимов башкаланың «Крутушка» санаторие янындагы асылмалы күперне үз акчасына төзекләндергән. Тарихи кыйммәткә ия булган күпер бик начар хәлдә булган. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә актив пенсионерга рәхмәтен, ә «Крутушка» карый торган Биектау районы хакимиятенә шелтәсен белдергән.
Комментарии