- 09.10.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Узган атнада Сарман трактындагы 17/14нче йорт каршында юл һәлакәте булган. «Лада» автомобилен йөртүче 28 яшьлек ир-ат «зебра»дан чыгып баручы 10 яшьлек кызын иярткән анага юл бирмәгән һәм баланы бәрдергән. Имгәнгән кызны больницага озатканнар. «Татар-информ» язуынча, авариядә гаепле шофер исерек килеш рульгә утырган, өстәвенә, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган.
Комментарии